Оригинальная вакансия на vakvak.ru
Неактуально
#татарский #старотатарский Татарско-русский письменный перевод, текст 1915 года. Текст приведён в машиночитаемый вид, на кириллическом алфавите. Большая часть историзмов сопровождена пояснениями в скобках. 12,1 стр. (брутто, включая пояснения) 3500 за задание. до 4 ноября 11:00 МСК.Фрагмент задания:
Мәсәлән, дамелла Галимҗан Баруди Мәрҗани хәзрәтләренең туганына йөз ел тулу мөнәсәбәте белән язган мәкаләләрендә аны дини вә каләме юлларда үрнәккә алырлык, күбрәк чагында имам Әгъзам мәзһәбе белән гыйлем кылучы, файдалы китаплар язучы, гыйбадәт кылучы, күп Коръән укучы, күп зикер тәсбих әйтүче (Аллаһны искә алучы), дип телгә ала.
“Йолдыз”мөхәррире Һади әфәнде Максуди:
“Без бунда 25 сәнәләр (еллар) мөкаддим (элек) аның вафатыннан соңра күргән косурларны (кимчелекләрне) ул бездән өч чарик (чирек) гасыр элек күрмеш”, – ди. Димәк, ысулы тәгълим (укыту ысулы) вә тәдрис (дәрес бирү ысулы) белән истигаль иткән (шөгыльләнгән) Һади әфәнде Мәрҗани хәзрәтләрен шул ягы белән карый. Һади әфәнде Мәрҗани хәзрәтләрен: “Гомумдиния вә фөнун дөньявия (дөньяви фәннәр) хосусларында Русиядә фәсыйх (әдәби) бер өслүбтә (стильдә) гарәби китаплар тәэлиф кылучы (язучы) фазыл (камил) Курсавидан кала улдыр”, һәм: “Безнең йортта 13 нче гасыр һиҗринең мөҗәддиде (новаторы) ул булмыштыр”, – дип мактый.
Используйте их для извещения администрации
о неактуальности вакансии или других важных сообщений.